Азнакайның егет-кызлары олы тормышның төп документын алды
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның егет-кызлары олы тормышның төп документын алды

Ундүртен тутырган яшь азнакайлыларга төп документ – Россия Федерациясе гражданы паспортын җитәкчеләр тарафыннан тапшыру районыбызда күптән килгән матур гадәт.

Бүген аларны Мәдәни үзәктә тантаналы шартларда 18 егет-кыз алды. ЗАГС бүлеге, миграция хезмәте хезмәткәрләре бу юлы да тантананы гомер буена истә калырлык итеп үткәрүгә бар тырышлыгын салганнар. Паспортларны яшүсмерләргә район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе тапшырды.


Нет комментариев