Азнакайның «Бердәм Россия» партиясе активистлары өлкәннәргә ярдәм күрсәтә
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның «Бердәм Россия» партиясе активистлары өлкәннәргә ярдәм күрсәтә

Азнакайның «Бердәм Россия» партиясе активистлары пенсиядәге ханымга коммуналь хезмәтләргә түләүдә һәм азык-төлек белән дарулар алып кайтуда ярдәм күрсәттеләр.

“Эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, районда 65 яшьтән өлкәнрәкләргә волонтерлар ярдәме оештырылды. Бу эштән безнең активистлар да читтә калмады. Волонтерлар сафына басарга теләүчеләр 7-22-73 телефоны буенча мөрәҗәгать итсеннәр”, - ди “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова.

Ярдәм кирәк өлкәннәр исә 7-19-04 телефоны буенча шалтырата ала.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев