Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан 3 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында шәһәребез һәм районыбыз артистлары катнашында концерт була.
5 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Актүбә бистәсенең ярминкә мәйданында халыкны шундый ук күңелле чара көтә.
6 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә “Шифа” үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм концерты белән ярминкә узачак.
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мәдәният идарәсенең социаль челтәрләрендә дә онлайн концертлар барачак.
Фото: архив
Нет комментариев