Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны белгечлек алу курсларына чакыралар

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге  “Демография” федераль милли проекты кысаларында 2024 елга кадәрге чорда аерым категория гражданнарны һөнәри укыту һәм өстәмә белем алдыру буенча чараларны тормышка ашыру хакында хәбәр итә.

2022 елда һөнәри әзерлекне түбәндәге категория гражданнар үтә ала:

а) 50 яшьлекләр һәм аннан өстәгеләр, пенсия яшенә җитүчеләр;

б) баласы 3 яшькә кадәр аны карау ялында булган хатын-кызлар;

в) хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;

г) түбәндәге категориягә караган 35 яшькә кадәрге яшьләр:

-урта һөнәри һәм югары белеме булмаган, алар программасы буенча укымаучылар;

-белем яки квалифкация алуы турында документ бирелгән датадан алып, 4 ай һәм аннан да озаграк вакыт мәшгульлек закончалыгы нигезендә эшчәнлек алып бармаса;

-оешма бетерелү, штатлар кыскартылу яки хезмәткәрләр киметелү белән бәйле рәвештә эштән чыгару янаган гражданнар;

-гамәлдәге календарь елында урта һөнәри яки югары уку йортын тәмамлап, үз һөнәре буенча эш таба алмыйча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән гражданнар.  

 Уку курсларын үткән гражданнарга белем алу турындагы закончалык нигезендә квалификация турында документ бирелә.

Киләчәктә эшкә урнашуда актуаль белгечлек алу программалары буенча уку өчен заявканы теләгән төбәкне, программаны, белем бирү оешмасын сайлап, “Россиядә эш” (“Работа в России”) порталы аша бирергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев