Азнакайлылар, ә сез еланнан куркасызмы?
Җәй ялындырып, әле килергә генә азаплана, ә урман-кырларда еланнар инде бик батыраеп “ау”га чыккан.
Күрәсезме, нинди зәһәрләр. Кем әйтмешли, алар тозагына эләгергә язмасын. Хәер, бу алардан бераз шөлләгәннәр фикере. Аларны өйрәнүчеләр, холыкларын яхшы белүчеләр игътибар итмичә, зыян-мазар салмыйча узып китсәң, алар сиңа борылып та карамыйлар, дигән фикердә.
Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле сайтыбыз язылучылары, укучыларыбыз? Гомумән, сез үзегез еланнардан куркасызмы? Чакканнары юкмы? Аларның шулай урман-кырларга “баш булырга” җыенуына ничек карыйсыз?
Данил Шәвәлиев фотосы һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев