Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Җиңү диктанты яздылар

Бүген азнакайлылар, Бөтенроссия акциясенә кушылып, шәһәребезнең 5 нче мәктәбе базасында «Җиңү диктанты» яздылар.

Азнакай районында диктантка стартны сабый чагында Ленинград блокадасының бар ачысын кичергән Римма Усманова  бирде. Ул  күз яшьләре аша балачак хатирәләрен яңартты. 

- Сугышның бер генә хөнен дә онытырлык түгел. Алдагы тормышыбыз тынычлыкта узсын иде, сугыш афәтен күрергә язмасын берүк, - диде Римма апа Усманова.

«Җиңү диктанты»н санитар куркынычсызлыкның барлык чараларын үтәп 43 катнашучы язды.

Диктант язучылар белән бергә белемнәрен Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин дә тикшереп чыкты.

Алар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 25 сорауга җавап бирделәр.

Марсель Шәйдуллин әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап, яшьләрне тарихны онытмаска, үзләренең әби-бабайларын хөрмәт итәргә чакырды.

Шулай ук онлайн форматта проектның диктантпобеды.рф рәсми сайтында һәм махсус кушымтада катнашырга мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев