Азнакайлылар чистарыну өмәләрендә актив катнаша
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар чистарыну өмәләрендә актив катнаша

Азнакайда чистарыну өмәләре дәвам итә.

7 нче территориаль иҗтимагый үзидарә территориясенә кергән йортларда яшәүче активистлар Хәсәнов урамындагы 1 нче һәм Ямашев урамындагы 7 нче йортлар янәшәсендәге агачларны кисеп, андагы мәйданны ялт иттереп җыештырып куйдылар.

– Безнең мөрәҗәгатьне тыңлап, җыештыру өмәсендә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм, – ди 7 нче ТОС рәисе Мөнирә Абдулвәлиева.


Нет комментариев