Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, салымыңны түләмәсәң, тыныч йоклап буламы?

Була, дияр кайбер җитәкчеләр. Район башкарма комитеты каршындагы барлык дәрәҗә бюджетларга салым түләүләре буенча әҗәтләрне бетерү буенча комиссиянең чираттагы утырышыннан соң, аларның кайбер предприятиеләрдә 2 миллион сумга кадәр җитүен ишеткәч, шундый фикер туа. Шулкадәр әҗәтең була торып та, вазифаңа куелган бурычларга битараф калып, тыныч яшәп була микәнни ул?! Андый җитәкчеләр,...

Була, дияр кайбер җитәкчеләр. Район башкарма комитеты каршындагы барлык дәрәҗә бюджетларга салым түләүләре буенча әҗәтләрне бетерү буенча комиссиянең чираттагы утырышыннан соң, аларның кайбер предприятиеләрдә 2 миллион сумга кадәр җитүен ишеткәч, шундый фикер туа. Шулкадәр әҗәтең була торып та, вазифаңа куелган бурычларга битараф калып, тыныч яшәп була микәнни ул?! Андый җитәкчеләр, гадәттә, комиссия утырышларына да йөрми...

Авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүче предприятиеләр вәкилләре килеп туган хәлне уракның әле генә тәмамланып, ашлыкны сатарга өлгермәүләре белән аңлатырга тырышты. Шулаен шулайдыр да, әмма бу салым яки пенсия фонды түләүләренә әҗәтле булып яшәүгә берничек тә аклану була алмый, билгеле. Закон бөтен төр милек хуҗаларына да бер үк. Ә менә көн дә "тере" акча керткән сәүдә итү, хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең әҗәте нигә түләнми соң? Үзләре булмаганлыктан, күпчелеге буенча бу сорауга җавап һавада эленеп калды.

Әйтергә кирәк, көн кадагына әйләнгән бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр һәр атнада үткәрелеп килә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов бурычлыларга карата алга таба кискен чаралар күреләчәге турында утырышта кат-кат кисәтте. Комиссия эшендә катнашкан прокуратура, суд приставлары хезмәте, пенсия фонды вәкилләре әҗәтләре булган оешма-учреждениеләр, предприятиеләр җитәкчеләренә җыелган бурычлары һәм аларны кертүнең конкрет сроклары, җаваплылык турында бәян итте.

1 августка 17нче районара салым инспекциясе буенча республика бюджетына кертеләсе түләүләр бурычы 306 миллион сум тәшкил итә, шуның 15 проценты, ягъни 45,9 миллион сумы Азнакай районына туры килә. Беренче яртыеллыкта суд приставларына 29,3 миллион сумга 564 документ юлланган. Бюджетка 14,8 миллион сум акча кергән, бу нибары 50,6 процентны тәшкил итә.

Кайберәүләрнең әҗәтләре еллар буена җыелып килә. Россия Федерациясе Салым Кодексының 48 маддәсендә салым түләргә тиешле физик затлардан салымны мөлкәт хисабына кайтарып алу каралган, шул нигездә узган елның декабрендә 5,4 миллион сумга 909 документ юлланса, быелның гыйнварында 458 мең сумлык 25 документ җибәрелгән. Шуларның нибары 1,2 миллион сумы (20,6 процент) күчерелгән.

Әйе, әҗәтләр белән хәл бик кискен тора. Ә бу район халкының яшәү шартларын яхшыртуда тискәре чагылышын таба. Ә бит шул ук юллар, мәдәни, спорт, социаль объектлар төзелеше, су, җылылык линияләрен яңарту ... - әлеге эшләрнең күбесе җирле бюджетка кергән салым акчасына башкарыла. Түләүләр вакытында күчерелми икән, димәк бу проблемаларны хәл итү дә сузыла килә...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, салымыңны түләмәсәң, тыныч йоклап буламы?