Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, Республика көнен бергәләп бәйрәм итик!

Районыбызда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары инде иртәгә үк старт алачак. "Яшьләр һәм уңышлылар" төбәк иҗтимагый хәрәкәте оештырган "Мин яратам сине, Татарстан!" дип исемләнгән җөмһүриятебезнең эстрада йолдызлары катнашындагы концерт "Чатыр - Тау Арена" спорт комплексы каршындагы мәйданда 17.30 минутта башлана. Ә инде 30 август көнне 16.00 сәгатьтә азнакайлылар һәм районыбыз...

Районыбызда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары инде иртәгә үк старт алачак. "Яшьләр һәм уңышлылар" төбәк иҗтимагый хәрәкәте оештырган "Мин яратам сине, Татарстан!" дип исемләнгән җөмһүриятебезнең эстрада йолдызлары катнашындагы концерт "Чатыр - Тау Арена" спорт комплексы каршындагы мәйданда 17.30 минутта башлана.

Ә инде 30 август көнне 16.00 сәгатьтә азнакайлылар һәм районыбыз кунаклары тантаналы бәйрәмебезгә Ишкәев исемендәге ял паркына чакырыла. Биредә сезне Татарстанның халык артискасы Хәния Фәрхи һәм татар эстрадасының башка якты йолдызлары, шәһәр һәм авылларның үзешчән сәнгать осталары катнашында зур концерт программасы көтә. Шулай ук балалар өчен төрле кызыклы уеннар, спорт бәйгеләре, аттракционнар оештырыла. Бәйрәм бик күңелле, мавыктыргыч, онытылмаслык булачак, килми калмагыз!

Фото: http://tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, Республика көнен бергәләп бәйрәм итик!