Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга “КАМАЗ-мастер” экипажы килде

(Азнакай, 19 февраль, Энҗе Галәветдинова) Кайсы гына малай-шалай үскәч оста механик булырга, автоузышларда катнашырга теләмәгән икән? Җиңү яулап, туган иле данын еракларга тарату турында күпләр хыяллана. Яр Чаллы егетләре кечкенәдән куелган максатларына тугры калып, менә инде 40 ел безне дөньякүләм танылган авто-раллида алдынгы урыннары белән шатландыралар. Быел да алар "Дакар-2018"...

(Азнакай, 19 февраль, Энҗе Галәветдинова) Кайсы гына малай-шалай үскәч оста механик булырга, автоузышларда катнашырга теләмәгән икән? Җиңү яулап, туган иле данын еракларга тарату турында күпләр хыяллана.

Яр Чаллы егетләре кечкенәдән куелган максатларына тугры калып, менә инде 40 ел безне дөньякүләм танылган авто-раллида алдынгы урыннары белән шатландыралар.

Быел да алар "Дакар-2018" марафонында 27 тапкыр катнашып беренче һәм өченче урыннарны - алтын һәм бронза медальләрен алып кайттылар һәм әлеге ярышларның 15 тапкыр җиңүчеләре булдылар.

Төп үзенчәлеге шунда: команда халыкара ралли өчен техниканы үзе проектлый, үзе ясый, ярыш машиналарын үзе җыя, шулар белән ярышларда катнаша.

Легендар "КАМАЗ-мастер" командасы белән күзгә-күз очрашу бәхете шәһәребез яшьләренә дә елмайды. Бүген балалар иҗаты үзәгендә азнакайлылар команда әгъзалары - Айрат Мәрдиев һәм Андрей Каргиновка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Кунакларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде.


- Сезнең барыгызны да чын күңелемнән «КАМАЗ-мастер» командасының чираттагы зур җиңүе белән котлыйм. Барыгызга да - спортчыларга, белгечләргә бердәмлегегез, тырыш хезмәтегез, искиткеч нәтиҗәләрегез һәм безнең республика, илебез белән горурлану мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә команда тагын да күп җиңүләргә ирешер дип ышанабыз, - дип ул куелган максатларга ирешүдә көч-куәт теләде һәм районынбызның истәлекле бүләкләрен тапшырды.


Спортчылар видеофильм аша "Дакар" марафонының барышы, чыгышлары белән таныштырдылар, команда туплану тарихын сөйләделәр.

Алар һөнәр, ярышларны оештыруга, чит илләрдә кабул итүгә, шәхси тормышларына бәйле сорауларга бик теләп җавап бирделәр.


- Җиңү дөрес сайланган тактика, автомобильләрне җитди әзерләү, машина йөртүчеләрнең мораль-физик сыйфаты, штурман һәм механикларның осталыгы барәбәренә килде, - диде "Ефәк юл" марафонының икеләтә җиңүчесе Айрат Мәрдиев уңыш сере турында.


Андрей Каргинов ике улының да картинг спортына мөкиббән китүләре турында кызыклы итеп сөйләде.

Җөмһүриятебездә яшьләр тормышы, гамәлгә ашырылучы проектлар белән республика яшьләр комитеты әгъзасы Ксения Рәхимуллина таныштырды.

Очрашу ахырында теләге булган һәркем Татарстан мәйданына куелган "КамАЗ" машинасы янәшәсенә басып команда белән фотога төште.

ОФИЦИАЛЬНЫЙ СПОНСОР КОНКУРСА КО ДНЮ ЗАЩИТНИКА ОТЕЧЕСТВА - ООО "МЕДКЛИНИКА" (АЗНАКАЕВО) 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга “КАМАЗмастер” экипажы килде