Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан участок уполномоченные Фәнис Сәлимовның уңыш сере нәрсәдә

Эчке эшләр бүлегендә эшләүчегә, бигрәк тә участок полициясенә, тәүлегенә 24 сәгать берничек тә җитмидер, мөгаен. Син яшәгән җирдә җинаять кылынганмы, исерек ир өендә тавыш чыгарганмы - иң беренче чиратта зыян күрүчеләр янына участковый ашыга. Әле ул гынамы... авыр тормышлы гаиләләрне, район эчке эшләр бүлегендә исәптә торучыларны да күз уңында тотарга,...

Эчке эшләр бүлегендә эшләүчегә, бигрәк тә участок полициясенә, тәүлегенә 24 сәгать берничек тә җитмидер, мөгаен. Син яшәгән җирдә җинаять кылынганмы, исерек ир өендә тавыш чыгарганмы - иң беренче чиратта зыян күрүчеләр янына участковый ашыга.

Әле ул гынамы... авыр тормышлы гаиләләрне, район эчке эшләр бүлегендә исәптә торучыларны да күз уңында тотарга, ярдәм кулын сузарга, алар белән кисәтү әңгәмәләре алып барырга, авыр хәлләрдән чыгу юлын эзләүгә дә булышлык итәргә кирәк. Кыскасы, хезмәтләрен тавык та чүпләп бетерерлек түгел.

Фәнис Сәлимов - полиция участок уполномоченныйлары арасында иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе, ул менә 11 ел инде Азнакай районы авылларында яшәүчеләрнең законлы хокукларын саклый, тәртип һәм кануннарны бозучылар белән көрәшә.

2006 елдан Фәнис Миннегазиз улы Әлкәй һәм Мәлбагыш авыллары участогында хезмәт куя. Биредә яшәүчеләр үзләре дә аны үз иткән.

- Ул үз эшен яратып, зур җаваплылык белән башкара, иренеп тормый, һәркем белән иркен аралаша, яше белән дә, карты белән дә уртак тел таба белә, - ди Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Илмира Әхтәмова.

Фәнис Сәлимов тормыш иптәше Евгения белән Актүбә бистәсендә гомер кичерә. Тату һәм үрнәк гаиләдә өч бала тәрбиялиләр. Актүбә бистәсе халкы да аны яратып, "үзебезнең егет" диләр.

- Бер мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырганы юк, кайчан кермә ачык йөз белән каршы алыр, үзенең төпле киңәшләре

белән ярдәм итәр, - ди Әлфия апа Закирова да.

Полиция капитанының тырыш хезмәте җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә, аның күпсанлы бүләкләре дә шул турыда сөйли.

- Иң мөһиме - халык белән тыгыз бәйләнештә эшләү, - ди тәҗрибәле хезмәткәр.Участок уполномоченные үз биләмәсендә яшәүче һәр гражданны белергә, закон таләпләрен төгәл үтәп, аларга ярдәм итәргә тиеш. Без тәрбияче дә, ышанычлы ярдәмче дә, вазифаны югары дәрәҗәдә башкару өчен психолог та булырга тиешбез.

Әмма хокук сакчысы өчен гаеплене табып, аңа җәза бирү иң мөһим мәсьәлә түгел.

-Иң җайлы юл - кешене җаваплылыкка тарту, - ди Фәнис Сәлимов үзе дә. - Ләкин минем хезмәт девизым андый түгел, ә төрле хокук бозуларны, җинаятьләрне булдырмау өстендә эшләү.

Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайдан участок уполномоченные Фәнис Сәлимовның уңыш сере нәрсәдә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан участок уполномоченные Фәнис Сәлимовның уңыш сере нәрсәдә