Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Тәлгат Җәлилов кардан Юлбарыс сыны ясаган

Гаҗәеп сихри бәйрәмнәрнең берсе булган Яңа ел якынлаша.

Урамнар төрле төсләр белән балкый, күңел дигәнең дә ниндидер бер могҗиза көтә башлый.

Быел шәһәрнең Татарстан мәйданы, Сөембикә, Ленин урамнарына сокланып туймаслык. Анда йөргәндә үзеңне чын-чынлап әкият илендә хис итәсең.  Кар юк дип тормаганнар, Ленин һәм Сөембикә урамы киселешендә елның төп символы – Юлбарыс “калыккан”. Үзе бер сәнгать әсәренә тиң сынның авторы – ел саен үзенең иҗат җимешләре белән шәһәр халкын гына түгел, Азнакайга килгән кунакларны да сөендерүче НПС хезмәткәре  Тәлгать Җәлилов.

– Былтыргы запас кар бар иде, кирәге чыкты, – дип елмая оста.

Кечкенәдән рәсем ясау белән мавыккан райондашыбыз быелгы сынны ике көн эчендә ясап куйган.

– Үзем командировкада, әлеге кар сынын эшләр өчен ике көнгә генә дип кайттым. Егетләр елга буйларыннан кар җыеп, әзерләп куйганнар иде. Бер көн кистем, икенчесендә инде буядым. Көн кыска булуы да үзен сиздерә. Кечкенә чакта апабыз Фәния безне Бөгелмәгә зоопаркка алып барган иде. Андагы юлбарыс бик нык хәтердә калган. Шуны быел сын итеп ясадым, – ди Тәлгать абый.

  Ул үзләренең ихаталарында да ел саен бәйрәм рухы тудыра.

– Минем өчен иң мөһиме – кешеләргә бәйрәм кәефе бүләк итү. Алар шатлана икән, бу миңа да сөенеч. Мондый эшкә ел саен күңелемне биреп, яратып башкарам. Шуңа аларны бозмасыннар иде, – ди ул.

Барыбызны да сөендергән мондый матурлыкны сакларга да өйрәнәсе иде шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев