Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан хәрбиләребезгә һәм ДНР, ЛНР халкына гуманитар ярдәм китте

Россия Хатын-кызлар берлегенең "Россия хәрбиенә бүләк" акциясен Азнакай муниципаль районы хатын-кызлар оешмасы да хуплап алды.

Хатын-кызлар советы оештырган бу изге эшкә бөтен район халкы актив кушылды. Азнакайлылар, җитәкчеләр һәм депутатлар, предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары, эшмәкәрләр һәм иҗтимагый совет, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаиләләре, Халыклар дуслыгы йорты, ТОС лар рәисләре, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, дин әһелләребез, район хакимияте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, бюджет өлкәсенең хезмәт коллективлары, балаларыбыз һәм яшьләребез... – беркем дә бу чарадан читтә калмады. Гуманитар ярдәм җыелган бина ишеге көн дәвамында ябылып тормады. Бирегә өзлексез азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-ярагы ташыганнар арасында олысы-кечесе бар иде. Яшәү дәверендә бик күп авырлыклар күргән сугыш чоры балалары – әбиләребез үз куллары белән бәйләгән җылы оекбашларга кадәр алып килгән. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары аеруча активлык күрсәтте. Бик күп хезмәт коллективлары хәрбиләргә кирәк-яракның төрлесен – исемлек нигезендә туплаган иде. Шушы дүрт көн эчендә ике тоннадан артык азык-төлек һәм кирәк-ярак җыелды. ДНР һәм ЛНРда яшәүчеләргә дә күп күләмдә әйберләр әзерләнде.  Эльвира Галиева җитәкчелегендәге хатын-кызлар советы активистлары үзләренең җан җылысын биреп дүрт көн буена иртәдән кичкә кадәр җыю пунктында азнакайлылар китергән бу әйберләрне кабул итте, барлады, тартмаларга тутырып, озатырга әзерләп куйдылар.

–Әнә шулай барыбыз бердәм булып без дөньяга тагын бер кат илебез халкының башкалар кайгысына битараф түгеллеген, дуслык-туганлыкның олы көчкә ия булуын күрсәттек. Бу изге гамәл –патриотлык һәм миһербанлыкың чын үрнәге. Иң мөһиме - кайсы гына чорда да Кеше булып калу, – дигән сүзләр белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин  районыбызның хатын-кызлар советына, барлык азнакайлыларга тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бүген Азнакай җирендә җыелган гуманитар ярдәм Казандагы төбәк пунктына җибәрелде. Гуманитар ярдәм төялгән олауларны азнакайлылар тантаналы төстә озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев