Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда зур бәйрәм ярминкәсе гөрләде - ФОТОРЕПОРТАЖ

Шимбә көнне "Шифа" сәүдә үзәге каршындагы мәйданнан иртәдән үк бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Азнакай районы Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин район халкын Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас тәбрикләде, бердәм, тату булып, иминлектә яшәвебезне теләде. Монда бәйрәм табыннарына барчасын да: итен, балыгын, яшелчә, җиләк-җимешен - һәммәсен дә алырга...

Шимбә көнне "Шифа" сәүдә үзәге каршындагы мәйданнан иртәдән үк бәйрәм ярминкәсе гөрләде.

Азнакай районы Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин район халкын Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас тәбрикләде, бердәм, тату булып, иминлектә яшәвебезне теләде.

Монда бәйрәм табыннарына барчасын да: итен, балыгын, яшелчә, җиләк-җимешен - һәммәсен дә алырга була иде. Теләгәннәргә кайнар коймак белән чәй эчеп алырга, шашлыгыннан авыз итәргә дә мөмкин.

Әнә "Таллы Бүләк" хуҗалыгы уңганнары арзан бәядән итен дә саталар, кайнар чәй дә әзерләгәннәр.

Бәйрәм ярминкәсе җыр-биюсез була мени? "Районыбызның "Калинушка", "Хәтирә" ансамбльләре, җырчылары беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, матур-матур җырларын яңгыратып кына тордылар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Автор фотлары

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда зур бәйрәм  ярминкәсе гөрләде - ФОТОРЕПОРТАЖ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда зур бәйрәм ярминкәсе гөрләде ФОТОРЕПОРТАЖ