Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юлларны кардан чистарту дәвам итә

Быелгы кыш коммуналь хезмәтләргә һич тынгы бирми.

Кар ява башласа, бер көндә айлык нормасын үтәп куя. Мондый шартларда юлларны тиешле дәрәҗәдә тоту бер дә ансат түгел, халыктан кәнәгатьсезлекләр дә арта. Һәркем иң беренче чиратта үз урамын чистартуны көтә. Без редакциябездә Азнакай яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәкчесе Альберт Ханнанов белән очрашып, эшләрнең барышы хакында сораштык.

– Барлыгы 11 берәмлек техника кар чистартуга җәлеп ителгән. Бүген мәгариф учреждениеләре урнашкан Хәсәнов урамыннан кар чыгардык. Пандемия сәбәпле, техника җитмәгән чаклар да булды, эшчеләребезнең яртысы авырды. Хәзер хәл тотрыкланды. Азнакайның территориясе зурайганнан зурая бара. Соңгы елларда гына да яңа микрорайоннар, парклар өстәлде, шуңа күрә эш күләме дә бермә-бер арта. Безнең карамакта 120 чакрым юл, алар туры гына түгел, катлаулы тыкрыклар, борылышлар да бар. Иң беренче чиратта үзәк урамнарны, социаль объектлар территорияләрен, җәмәгатьчелек тукталышларын, тротуарларны, күперләрне кардан арындырабыз. Эшебез иртәнге 3-4 тән үк башлана, – ди яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәкчесе Альберт Ханнанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев