Азнакайда Яшьләр көне баш әйләнерлек бәйрәмгә әверелде
Яшьләр көне Азнакайда чараларга бик бай булды һәм югары дәрәҗәдә узды.
“Азнакай сандугачы”, буялар фестивале, балалар өчен уеннар, граффити буенча мастер-класс, фокусчы-иллюзионист Сергей Акулов, “ЛАЙТ” кавер-бенда, Александр Головин, Анастасия Беседина, “Седьмое чудо” шоу-балеты чыгышлары һәм ди-джей COSTA алып баруында супердискотека – азнакайлыларның башы әйләнерлек бәйрәм булды.
Ул шәһәрнең “Шифа” үзәге каршындагы мәйданда көндезге унбер сәгатьтә башланып, кичке унга кадәр дәвам итте.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов һәм яшьләр идарәсе начальнигы Флорис Гариповбәйрәм белән тәбрикләп, яшьләргә уңышлар теләделәр, иң активларга бүләкләр тапшырдылар.
– Районыбыз яшьләре бик актив, креатив. Сез хезмәттә генә түгел, мәдәният-сәнгатьтә, спортта да Азнакаебыз данын югары күтәрәсез. Без үз чиратыбызда сезгә уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Соңгы елларда гына да күпме социаль объектлар калыкты, ял парклары булдырылды. Районның киләчәге сезнең кулларда! – диде алар.
Яшьләр көне балалар уеннары, граффити буенча мастер-класс, “Суперфест” буяулар фествиале белән башланып китте. Бу көнне шулай ук “Азнакай сандугачы” төбәк фестиваленең гала-концерты да булды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
Кич дәвамында яшьләр музыкаль программада һәм дискотекада күңел ачтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев