Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яңа эш урыннары ачыла

Бүген Азнакайда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында “Заманча технологияләр” җәмгыятенең яңа цехы ачылды.

“Җитештерүне киңәйтеп, яңа эш урыннары булдыралар, бу безнең өчен бик мөһим, якташларыбызга зур рәхмәт. Уңай хезмәт шартлары тудыралар, яңа станоклар алганнар. Заказлары, эш күләме җитәрлек, монда үзебезнең егетләр эшли. Хезмәт хаклары яхшы. Районга да ярдәмнәре зур”, – дип билгеләп узды Марсель Шәйдуллин коллективны котлап.

Предприятие нефть һәм газ скважиналарын бораулау һәм ремонтлау өчен җиһазлар җитештерә.

“2015 елда эшебезне кечкенә гараждан башлаган идек. Яңа цехта мөмкинлекләр зуррак. Ел дәвамында тагын да үсәргә, заказчыларны арттырырга уйлыйбыз. Бүгенге көндә Азнакай цехында 35 кеше эшли, киләсе елга эшчеләр санын 50-60 кешегә җиткерергә планлаштырабыз. Безгә белгечләр кирәк, укытырга да әзербез. Җирле техникум белән элемтәдә торабыз”, – ди баш предприятие җитәкчесе Рөстәм Латыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев