Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ветераннар арасында бильярд буенча турнир узды

Моның шулай икәнлеген районыбыз өлкәннәрен җыеп, елына 3-4 тапкыр спортның шушы төре буенча бәйге үткәргән Галиевлар, Газизуллиннар гаиләләре инде күптәннән белә. Әлеге ике гаиләнең әтиләре - Бөек Ватан сугышында катнашып илгә Җиңү яулаган солдатлар истәлегенә, Өлкәннәр көненә, башка күренекле даталар уңаеннан уздырган бу спорт бәйгеләре чираттагы гади генә бер чара...

Моның шулай икәнлеген районыбыз өлкәннәрен җыеп, елына 3-4 тапкыр спортның шушы төре буенча бәйге үткәргән Галиевлар, Газизуллиннар гаиләләре инде күптәннән белә. Әлеге ике гаиләнең әтиләре - Бөек Ватан сугышында катнашып илгә Җиңү яулаган солдатлар истәлегенә, Өлкәннәр көненә, башка күренекле даталар уңаеннан уздырган бу спорт бәйгеләре чираттагы гади генә бер чара түгел, ә чын мәгънәсендә күңелләргә ял алу, тәннәргә дәрт-дәрман өстәү, халкыбызның борын-борыннан килгән әдәп-әхлак үрнәге - аксакалларга булган кадер-хөрмәт өлгесе дә ул.

Бай тарихлы, күренекле нәсел дәвамчысы, 45 яшендә 4 баласын Гыйлменурына калдырып, Бөек Ватан сугышына киткән, аннан исән-имин әйләнеп кайтып төпчеге Фоатның туу, аны үстереп олы тормыш юлына озату бәхетен дә татыган Галим Галиевның да вафатына быел 57 ел. Атна башында Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бу бильярд бәйгесе аның истәлегенә багышланды.

-Галим абыйны мин яхшы хәтерлим әле, - дип истәлекләре белән уртаклашты бәйрәмгә килгән Сарим Авзалов. - Бик тыйнак, тырыш кеше булып истә калган. Балаларын да иманлы итеп үстерде. Фоатның Әгерже авылында мәчет төзүдә башлап йөрүен, зур көч куюын беләбез. Бүгенге көндә дә аның чыгымнарын үз өстенә алган игелек ияләре алар.

Бирегә җыелган чордашлары бер уңайдан Фоат Галим улын әле күптән түгел генә билгеләп үткән 70 яшьлек юбилее белән дә котладылар. Юбилярның Галиевлар һәм Газизуллиннар нәселләре шаҗәрәсе, берничә буын тормыш яктыртылган әле шушы көннәрдә генә табадан төшкән "Газиз җирем" китабы аның туган җиренә, Азнакай районына, ихлас күңелле, тырыш авылдашларына мәдхия. Тарихи эзләнелгән, бик күп вакыйгалар тасвирланган, гомумән, шушы ике нәсел мисалында районның үткәне чагылган бу җыентыкның тирәнтен эчтәлеге игътибарны җәлеп итә.

Бөек Ватан сугышында элемтәче булып хезмәт иткән Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Габделгалим Галиевның "Хәрби хезмәтләр өчен" медале белән дә бүләкләнүенә интернетта "Халык батырлыгы" "Подвиг народа" сайтында оныгы Марат тап була. Шунда ук аның сугыш тәмамланганда артиллерия пдразделениеләре уты белән идарә итүче командующий штабында хезмәт итүе турында мәгълүматлар бирелә.

Өлкәннәрнең бильярд ярышында катнашучылар арасында иң зур яшьтәге нефтьче-ветеран Ринат Исхаков Галиевлар оештырган бәйгедән ел дә рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып, мул табын артында сыйланып кайтуларын әйтеп, барсы исеменнән дә рәхмәтләрен белдерде.

-Сез күпне күргән, кичергән буын кешеләре, картлык көнегездә барчагызның да якыннарыгызның җан җылысында, иминлектә, бәрәкәттә, кадер-хөрмәттә яшәвегезне телибез! - дип изге теләкләрен җиткерделәр бәйрәмне ачып хуҗалар - Розалия һәм Фоат Галиевлар. Истәлекле бүләкләр, призларга бай бәйгенең иганәчеләре - аларның уллары Азат һәм Марат Галиевлар иде.

Бәйге кызу барды. Шаян сүзләр, гапләшүләр дә һич тынып тормады. Гомуми нәтиҗәләр буенча Рульфит Рәхмәтуллин, Арсенал Ахунов, Витаил Мәҗитов иң яхшы күрсәткечләр яулап, призлы урыннарга лаек булдылар.

Лиза Нур, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда ветераннар арасында бильярд буенча турнир узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ветераннар арасында бильярд буенча турнир узды