Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Тәмле казан” бәйгесе үтте

Районның иҗтимагый советы, мәгариф идарәсе, хатын-кызлар оешмасы башлангычы белән шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә икенче елын рәттән «Тәмле казан» бәйгесе уздырыла.

Быел ул Россиядә Халык сәнгате һәм материаль булмаган мәдәни мирасны саклау елына  багышланган иде.

Рус халкының милли ризыкларын популярлаштыру максатын күздә тоткан бәйгегә барлык укучылар да зур әзерлек белән килгәннәр иде.

 Үзләре белән таныштыру өлешендә алар халык җыр-биюләрен башкардылар. Аннан һәр команда рус  халкының милли ризыкларын тәкъдир итте, аларны әзерләүдә технология дәресләрендә алган осталыкларын күрсәттеләр.

 Бутерброд ясаучылар арасында бердән-бер егет – 2 нче мәктәп укучысы Самир Усманов иде.

– Мин бүген шпинат, помидор һәм авокадодан тиз әзерләнә торган кабымлыклар ясадым. Өйдә дә аш-су әзерләргә яратам, бигрәк тә ит ризыкларын пешерү ошый. Киләчәктә пешекче буласым килә, – ди ул.

Жюри әгъзалары командаларның бәйрәмчә бизәлгән өстәлләрен дә зур кызыксыну белән карады. Укучылар һәм укытучыларның фантазиясенә шаккатарлык!

– Узган ел бәйге татар халкының милли ризыкларына багышланган иде. Быел укучылар рус халкының милли ризыкларын әзерләде. «Тәмле казан» фестивале балаларны милли аш-су әзерләүгә  тартуга гына юнәлдерелмәгән, ул халкыбызның сәнгатен, мәдәниятен, тарихын өйрәнүдә дә зур этәргеч ясый, – диде районның иҗтимагый советы рәисе Лилия Әхмәдишина.

 Жюрига иң-иңнәрне сайлау бик җиңел булмады, әмма бәйге булгач, аның җиңүчеләре дә булырга тиеш. Быелгы ярышта Урманай кызларына тиңнәр булмады. Алар бәйгенең һәр өлеше буенча җитди әзерләнгәннәр иде.

– Технология дәресләрендә кызлар өчен киләчәктә кирәк булачак һөнәрләрне өйрәтәбез: тегәбез дә, аш-су да пешерәбез. Бүгенге бәйгедә әле беренче генә катнашсак та, бик тырышып әзерләндек, – ди Урманайдан технология, рәсем һәм музыка укытучысы Алсу Кәримова.

Азнакайның 3 нче һәм Сарлы мәктәбе командалары икенче урынны бүлештеләр. Мәлбагыш авылы һәм шәһәрнең 1 нче мәктәбе уңганнары өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев