Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үткән атнаның нәтиҗәләре

Азнакайлылар электрон хезмәтләрдән актив файдалана Узган атнада илебез, шул исәптән Азнакай халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Җирлегебездә ул, гадәттәгечә, зурлап бәйрәм ителде. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте һәм олы бәйрәмгә әзерләнүгә өлеш керткән барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде....

Азнакайлылар электрон хезмәтләрдән актив файдалана

Узган атнада илебез, шул исәптән Азнакай халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Җирлегебездә ул, гадәттәгечә, зурлап бәйрәм ителде. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте һәм олы бәйрәмгә әзерләнүгә өлеш керткән барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чыгышын дәвам итеп, ул җитәкчеләрне ил язмышын иңнәрендә күтәргән, авырлык һәм мохтаҗлык белән сыналган тыл фидакарьләрен, сугыш чоры балаларын да игътибардан читтә калдырмаска чакырды.

Көннәр җылыту белән, районда караклар да җанланган. Узган атнада кылынган сигез җинаятьнең барсы да диярлек чит кеше милкенә кул сузуга бәйле. Балалар арбасы, кабель, акча, кәрәзле телефон урлау фактлары әнә шул хакта сөйли.

Республикабызда 2009 елдан бирле уңышлы эшләп килүче uslugi.tatarstan.ru дәүләт порталы бүген 230дан артык электрон хезмәт һәм сервисны туплаган. Шунысы куанычлы, районда электрон хезмәтләрдән файдаланучылар саны елдан-ел арта.

Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин чыгышыннан күренгәнчә, бүген азнкайлыларның 61 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана. Халык аеруча торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы түләүләр, табиб кабул итүенә язылу, ЮХИДИнең электрон хезмәтләре, балалар бакчасына чиратка басу кебекләренә өстенлек бирә.

Җирлегебездә санитар икеайлык дәвам итә. Шимбә өмәләре барышында полигоннарга барлыгы 819 кубометр чүп чыгарылган, шәһәрдә 500 төп агач утыртылган, 14 балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән.

Киңәшмә эшенә Марсель Шәйдуллин йомгак ясап, язгы чәчү барышына, юллар торышына, чишмәләрне чистарту һәм башка кичектергесез мәсьәләләргә тукталды, алдагы атнага бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар электрон хезмәтләрдән актив файдалана