Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда стадиондагы урындыкларны ватучыларны “аулыйлар”

Соңгы елларда шәһәребездә халык ял итсен өчен бик зур эшләр башкарыла.

Кара елга буенда, Җиңү, Гаилә, Игелеклелек, Р.Ишкәев исемендәге паркларда никадәр уңайлыклар тудырылды!  Аларның барысы да күпме кул көче, күпме чыгым таләп итә. Әмма арабызда моны аңлаумаучылар да җитәрлек. Бүген парклардагы җимерелгән эскәмияләрне, кече архитектура корылмаларын күреп җан әрни. Аларга нинди генә рәсем ясап, нәрсәләр генә язып бетерелмәгән?!

Ишкәев паркындагы стадионда әле кайчан гына, кешеләргә уңайлы бусын дип, урындыклар урнаштырылган иде. Инде аларның саны да санаулы гына калып бара. Кайбер мәнсез райондашларыбыз 100дән артык урындыкның башына җиткәннәр. Куптарылган, җимерелгән урындыкларны яңадан кем, нинди хисапка ясарга тиештер?!

– Булган әйберне күз карасыдай сакларга кирәк тә бит, әмма тәрбиясез кыланучылар бик күп. Аптырагач, парк, стадион территориясенә видеокамералар урнаштырылды. Мәгълүматлар турыга район эчке эшләр бүлегенә һәм “Таттелеком”га бара. Тиздән мондый “батырлыкларга” чик куелыр дип уйлыйбыз, – ди “Лидер” спорт мәктәбе директоры Руслан Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев