ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда рейд үткәрелде

30-31 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде. Аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 32 кеше ачыкланды, шулардан ике шофер - аек булмаган килеш руль артына утыручы. Аларның автомобильләре штраф-стоянкага урнаштырылды. 8 машина йөртүче административ штрафларын түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Рейд барышында куркынычсызлык каешын эләктермәгән...

30-31 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде. Аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 32 кеше ачыкланды, шулардан ике шофер - аек булмаган килеш руль артына утыручы. Аларның автомобильләре штраф-стоянкага урнаштырылды. 8 машина йөртүче административ штрафларын түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Рейд барышында куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен - 6, теркәлү номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен - 5, тротуарда яки җәяүле юлында туктаган өчен - 5, балаларны махсус утыргычтан башка йөрткән өчен - 4, ОСАГОдан башка транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 2 машина йөртүчегә беркетмә төзелде.


Азнакайда рейд үткәрелде

Нет комментариев