Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ремонттан соң сырхауханә бинасы ачылды

Бүген капиталь ремонттан соң Азнакай үзәк район сырхауханәсенең дәвалау корпусын ачу тантанасы булды.

Тантаналы чарада катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин медицина учреждениесен төзекләндерүдә зур көч куйган төзелеш оешмасы җитәкчеләренә,  хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп, Мактау грамоталарын тапшырды. Ул шулай ук озак еллар дәвамында халык сәламәтлек сагында торган райондашларыбызны Азнакайның 90 еллыгы медальләре белән дә бүләкләде.

– Бүген биредә табибларга – эшләү, авыруларга – дәвалану өчен бөтен шартлар тудырылган.  Мондый программалар өчен республика җитәкчелегенә, нефтьчеләребезгә бик рәхмәтлебез, – диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов медицина хезмәткәрләренең эш шартларын тагын да уңайлаштырып, пациентлар турында кайгыртып ясалган мондый яхшы ремонт өчен үзе җитәкләгән коллектив исеменнән район җитәкчелегенә һәм төзелеш оешмалары вәкилләренә ихластан рәхмәтләрен җиткерде.

Сырхауханәнең стационар бүлеген бүген танырлык та түгел. Аның эче дә, тышы да тулысы белән яңартылган. Халыкка уңайлы булсын өчен, моңа кадәр өске катларда урнашкан рентген, лаборатория, ЭКГ, ФГДС... кабинетлары беренче катка күчерелгән.

Тантаналы чарадан соң район башлыгы Марсель Шәйдуллин сырхауханәдә булып, биредәге эш шартлары белән дә танышты.

– Ремонттан соң эш урыннарыбыз тагын да яхшырып, матурланып калды.Элекке белән чагыштырырлык та түгел, инде хәзер бөтен уңайлыклар да бар.  Нефтьчеләр бүләк иткән УЗИ аппаратында көнгә дистәләгән тикшерү уздырабыз. Аның ярдәмендә балалар һәм өлкәннәрдә булган патологияләрне ачыкларга мөмкин. Биредә хезмәт куюыма да 28 елдан артык вакыт узды. Шәфкать туташы Альбина Шәйхуллина белән бергә килешеп эшлибез, – ди УЗИ табибы Илшат Хаҗиәхмәтов.

Биредә дәваланучы азнакайлылар да шатлыклары белән уртаклашырга ашыктылар.

– Табиблар да, шәфкать туташлары да бик ачыклар, Кешене ягымлы йөзләре, җылы сүзләре белән дәвалый алар. Дәвалану корпусы зур үзгәреш кичергән: бөтен җир ялт итеп тора. Гыйбадәт кылу бүлмәләренә кадәр булдырганнар, зур рәхмәт, – ди Гөлсинә Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев