Азнакайда праймериз оешканлык белән башланды
Шәһәребезнең Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 419нчы санау участогы "Бердәм Россия" партиясе үткәргән праймеризда катнашучыларга иртәнге сигез сәгатьтә ишекләрен ачты. Надежда Махонина җитәкчелегендә 5 кешедән торган комиссия үзенең эшен башлап җибәрде. Иң беренчеләрдән булып алдан тавыш бирергә килгән 64 яшьлек Сарина Миргалиева ишектән үк бисмилласын укып килеп керде. -Бүген Бәраәт көне,...
Шәһәребезнең Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 419нчы санау участогы "Бердәм Россия" партиясе үткәргән праймеризда катнашучыларга иртәнге сигез сәгатьтә ишекләрен ачты. Надежда Махонина җитәкчелегендә 5 кешедән торган комиссия үзенең эшен башлап җибәрде. Иң беренчеләрдән булып алдан тавыш бирергә килгән 64 яшьлек Сарина Миргалиева ишектән үк бисмилласын укып килеп керде.
-Бүген Бәраәт көне, теләк-догалар кабул була торган иң изге көннәрнең берсе, - диде ул. - Без депутатлыкка сайлаячак кандидатлар сайлауларда да үтеп, аларга булган ышанычыбызны аклап, ил-көннәрне имин, бәрәкәтле итү өчен тырышсыннар. Мин үзем шул теләкләрне әйтеп тавыш бирәм. Ходай дөньяны тыныч тотсын, сугышларны күререгә салмасын. Әле бу килештән бик рәхәт, муллыкта яшибез, Аллага шөкер. Киләчәктә балаларыбыз, оныкларга тагын да рәхәтрәк булсын, матур яшәргә язсын!
Аның аягы җиңел булдымы, ишектән халык бер-бер артлы агыла торды. Сабыйларын җиткәләп килгән яшь-җилкенчәк тә күп күренә. Әйе, халык актив бездә, йоклап ята трган чак та түгел шул: тавыш биргән бере я авылдагы якыннары янына, яки бакчасына ашыга.
-Иртәнге 9 сәгать 45 минутка 187 кеше тавыш биреп өлгерде, - ди комиссия рәисе Надеда Махонина. - Комиссия әгъзалары үз эшләрен яхшы белә, тиз башкаралар, чират көтеп торасы юк. МЧС, полиция хезмәткәрләре дә үз постларында.
Бусаганы үтүгә үк куелган стендтагы мәгълүматлардан кандидатлыкка кандидатлар белән танышырга була. Анда күз салып, белешмә алучылар да бар.

Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев