Азнакайда пожар кеше гомерен алып киткән
10 августка каршы төндә 87 нче янгын сүндерү частенә Азнакай шәһәрендәге йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йортны кухня ягыннан ут чолгап алган. Шаһитлар анда кеше булырга мөмкинлеген әйтәләр. Хатын-кызны табып алалар, әмма янгын турында соң хәбәр ителгән, ул вафат булган була инде. Фаҗига белән тәмамланган...
10 августка каршы төндә 87 нче янгын сүндерү частенә Азнакай шәһәрендәге йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йортны кухня ягыннан ут чолгап алган. Шаһитлар анда кеше булырга мөмкинлеген әйтәләр. Хатын-кызны табып алалар, әмма янгын турында соң хәбәр ителгән, ул вафат булган була инде. Фаҗига белән тәмамланган янгынны электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау сәбәпле чыккан, дип фаразлыйлар. Йортка әлләни зур зыян да килми, ә менә кеше гомерен бернинди кыйммәтләр белән дә бәяләп булмый.
Бу фаҗига башкаларга да сабак булсын иде. Электр челтәрен дөрес монтажламауның һәлакәткә китерүен беркайчан да онытмыйк. Шулай ук бу максатта төрле материалдан булган, тузган электрүткәргечләрдән файдаланырга; аларны кадак белән берекетергә ярамавын да белеп торыйк. Розеткага берьюлы берничә электр куллангычны ялгаудан да сак булыгыз! Моннан 10-20 ел элек уздырылган электрүткәргечләр 1,5 кВт көчәнешкә генә исәпләнгән. Бу еллардан соң электр җиһазларының саны бермә-бер артты. Үткәргечләрне кайчан алыштырырга кирәклеген аңлау авыр түгел. Бу вакытта розеткалардан очкын чыга, ә үткәргечләр сына, ватыла башлый. Шуңа күрә дә янгын турында автоном хәбәр биргечләрдән файдаланыгыз. Кеше йоклаганда төтен исен сизмәскә дә мөмкин бит. Үзебебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген һәм гомерен саклыйк. Игътибарлы булыйк.!
Равил ХӨСӘЕНОВ, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев