Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда педагогларның август киңәшмәсе узды

25 августта Мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул «Белем бирүнең нәтиҗәле системасы: үсешнең муниципаль моделе» дигән темага багышланды. Анда Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты. Киңәшмә педагогик идеялар һәм инновацион мәйданчыклар фестиваленнән башланып китте. Яңа уку...

25 августта Мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул «Белем бирүнең нәтиҗәле системасы: үсешнең муниципаль моделе» дигән темага багышланды. Анда Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты.

Киңәшмә педагогик идеялар һәм инновацион мәйданчыклар фестиваленнән башланып китте. Яңа уку елына әзерлек буенча республика конкурсында икенче урынны яулаган Азнакай 1 нче мәктәбе белән танышканнан соң, киңәшмәдә катнашучылар Мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Сәламәтлек» флеш-мобын, укчылар һәм укытучылар өчен мәктәп формалары дефилесын, өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлегенә багышланган презентацияләрне карадылар.

Пленар өлештә төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова чыгыш ясады. Ул башкарылган эшләргә йомгак ясады, алда торган бурычларны яктыртты.

Киңәшмәдә шулай милли мәгариф үсеше моделе, белем бирү технологияләрен һәм эчтәлеген модернизацияләү, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, урта һөнәри белем бирүдә практик ориентлашкан модельне кертү турында чыгышлар тыңланды.

Марсель Шәйдуллин һәм Лариса Сулима Азнакай педагогларын яңа уку елына аяк басулары белән котлап, алар эшчәнлеген уңай бәяләделәр, белем бирүнең сыйфатын тагын да югарырак күтәреп, яңа үрләр яулауларын теләделәр.

Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә уңышлары өчен бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда педагогларның август киңәшмәсе узды