Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мошенниклар пенсионерларны акча арткан дип алдый

Азнакай Пенсия фонды идарәсеннән хәбәр итүләренчә, җирлегебездә телефон аша шалтыратып, мошенниклык гамәлләре кылынуы хакында мәгълүматлар бар.

Телефонга шалтыраткан хатын-кыз үзен Пенсия фонды идарәсе хезмәткәре дип таныштыра һәм пенсияләренә яңадан исәп-хисап ясалганлыгы хакында хәбәр итә. Сөйләшү барышында ул пенсионерга әлеге сумманы күчерү өчен банк мәгълүматларын чагыштырып карарга тәкъдим итә.

Азнакай районы буенча Пенсия фонды идарәсе халыкка пенсиянең яңадан исәпләнүе көтелмәвен хәбәр итә, индексацияләр инде ясалган.

Уяу булыйк, зурга өмет итеп, әздән колак кага күрмәгез. Банк реквизитларын Пенсия фонды идарәсе вәкилләре дә, банк хезмәткәрләре дә сорамый. Аларны беркемгә дә хәбәр итмәгез.

Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Азнакай районы Пенсия фонды идарәсенә 7-01-50 телефон номеры буенча шалтыратуыгыз сорала.

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев