Азнакайда мобиль җәмәгать кабул итү пункты эшләде
Татарстан районнарында мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары эшли. Проект кысаларында активистлар һәр көнне районнарга чыгалар, халык белән очрашып, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга сораулар һәм теләкләр кабул итәләр. Якшәмбе көнне мобиль төркем безнең районда да булып, Югары Стәрле, Туйкә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең үтенеч-гозерләрен тыңлады. Югары Стәрледә җәмәгатьчелек кабул итү автобусы...
Татарстан районнарында мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары эшли. Проект кысаларында активистлар һәр көнне районнарга чыгалар, халык белән очрашып, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга сораулар һәм теләкләр кабул итәләр.
Якшәмбе көнне мобиль төркем безнең районда да булып, Югары Стәрле, Туйкә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең үтенеч-гозерләрен тыңлады.
Югары Стәрледә җәмәгатьчелек кабул итү автобусы авыл мәдәният йорты каршында эшләде. "Мондый көнне ничек түзеп өйдә ятмак
кирәк?!" Килүчеләрнең һәрберсеннән диярлек ишеттек бу сүзләрне.
- Аллага шөкер, авылыбызда барлык мөһим социаль объектлар бар: клубыбыз, мәктәп, балалар бакчасы гөрләп тора. Почта, кибетләр дисеңме… Өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Яшәү, көн күрер өчен бөтен шартлар тудырылган, алга таба да дөньялар имин булып, шушы юнәлештән тайпылмасак иде, - ди Таһир ага Ибраһимов.
Район буенча иң күп мал асраучылар да - Югары Стәрледә.
- Бездә халык аеруча тырыш, уңган. Ныклы хөкүмәт ярдәме булгач, мал асраучылар саны да елдан-ел арта. Бүген 210 хуҗалыкта барлыгы 632 баш мал бар, - ди авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова. - Аларның 264е - савым сыерлар. Ел саен сыер саву аппаратлары таратабыз.
- Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен дә күрәсе килә шул, - дип сүзгә кушыла
авыл клубы директоры Илшат Солтанов.
Хуҗалыгында 6 баш мал асраучы, аларның 3 се - савым сыер, авыл
хуҗалыгы продукциясенә хакның түбән булуына борчыла.
- Тир түгеп тапканны бер дә арзан бәягә җибәрәсе килми. Әлеге гозеремне булачак депутатларга наказ итеп теркәдем менә. Нәтиҗәсе булмый калмас, шәт, - ди ул.
Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас.
Сугышның утлы мәхшәре Югары Стәрле авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә. Җиңүгә 71 елдан артык вакыт үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. "Әти" сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар...
Зәйтүнә апа белән Асия апаны тыңлаганнан соң, ирексездән, кеше
йөрәге мондый да газапларга түзә ала икән дип уйлап куясың. Сугыш аларның балачак елларын гына түгел, иң кадерле кешеләрен - әтиләрен дә урлый. Әлеге кадерле сүзне әйтүдән мәхрүм булган
сабыйлар, инде бүген үзләре чәчләренә бәс кунган абый-апалар булсалар да, "әти" сүзен ишетүгә күз яшьләрен тыя алмыйлар.
- Әтиле балаларга кызыгып карап тора идек, - ди 42 ел туган колхозында бухгалтер булып хезмәт куйган Асия апа. - Әти нинди була икән дип үскән буын без. Барысын да бушка эшләдек, илебезне торгызу өчен тырыштык. Менә шушындый тәмуг утларын күргән, аларны үз җилкәләрендә татыганбуынга да хөрмәт күрсәтелсен иде.
Хәзерге тормышыбыз бик яхшы, мохтаҗлык кичермибез. Ләкин балачакта, яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый.
Бүген Югары Стәрледә 128 сугыш чоры баласы яши, 39ының әтиләре яу кырында башын салган. Авыл ветераннар советы рәисе Миннесәгыйрь Хәбибуллинны да аларга матди ярдәм чараларының аз булуы, я бөтенләй дә булмавы борчый.
- Әтиләре сугышта һәлак булганнарның күңелләрендәге рәнҗеш, каргыш, сагышлары таралсын иде, - ди ветеран.
Әлеге гозер дә кандидатлар исеменә язмача рәвештә юлланды.
Сәгатьтән артык очрашуда Югары Стәрледә яшәүчеләр - 11, туйкәлеләр 5 сорау белән мөрәҗәгать иттеләр, аларның һәркайсы язмача теркәлеп барды. Мондый эшлекле очрашулар әле алга таба да дәвам итәчәк.
- Безнең максат - халыкның яшәешен, аларны борчыган проблема-
ларны өйрәнү. Бүген татарстанлылардан кандидатлар адресына инде 1200 дән артык наказ керде. Аларның күбесе - юллар сыйфатына һәм су белән тәэмин ителешкә кагыла. Сорауларның берсе дә игътибардан читтә калмый, аларның барсы да, алга таба өйрәнү,
тиешле карарлар кабул итү өчен, үзәк штабка тапшырыла, - ди мобиль кабул итү пункты координаторы Евгений Устин.
Таңсылу САНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев