Азнакайда кече Сабантуйлар гөрли
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кече Сабантуйлар гөрли

Халкыбызның борынгыдан килгән Сабантуй бәйрәме авыллардан, үзәк мәйданнардан ташып чыгып, ишек алларына, мәктәп, балалар бакчаларына да күчте.

Азнакай шәһәренең 9 нчы урта мәктәбендә дә җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен Сабантуе оештырылды. Балалар капчык киеп тә, кашыкка йомырка салып та узыштылар, чүлмәк ваттылар, аркан тартыштылар, җырлап-биеп күңел ачтылар.

10 нчы һәм 11 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Фаяз Сәлахов һәм Риф Самаров аларга бүләкләр дә әзерләгәннәр.

- Үзебез дә дә балаларга кушылып уеннарда катнаштык, сабый чакларны искә төшердек, - ди Риф Самаров.


Нет комментариев