Азнакайда – Җиңү тантана итә
Бүген иртә белән үк Азнакай сугыш чоры җырларына, хәтирәләргә күмелде. Сигез тулып китүгә үк Җиңү паркында кыр кухнясы урнаштырылып, солдат боткасы буларын чыгарып утыра иде инде. Менә берәм-берәм бәйрәмгә чыгучылар да күренә башлады. Бу минутларда Җиңү паркына да халык җыйналды. 9 сәгать 20 минутта биредә тантана башланды. Аның иң кадерле...
Бүген иртә белән үк Азнакай сугыш чоры җырларына, хәтирәләргә күмелде. Сигез тулып китүгә үк Җиңү паркында кыр кухнясы урнаштырылып, солдат боткасы буларын чыгарып утыра иде инде. Менә берәм-берәм бәйрәмгә чыгучылар да күренә башлады. Бу минутларда Җиңү паркына да халык җыйналды. 9 сәгать 20 минутта биредә тантана башланды. Аның иң кадерле кунаклары - ветераннар булды. Чыгышлардан соң солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Аннары "Үлемсез полк" сафларында азнакайлылар Нефтьчеләр урамыннан Ленин урамына Җиңү мәйданына үте. Әти-бабайлары, якыннары, туганнары фотосурәтләрен тоткан олысы-кечесенең чиксез дулкынлануы сизелә иде. Әйтерсең лә яу кырында һәлак булган фронтовикларның рухлары да алар белән янәшә атлый иде кебек....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев