Азнакайда Җиңү бәйрәме дәвам итә
Җиңү мәйданында кыр кухнясы эшләп тора, теләге булган һәркем солдат боткасы белән сыйлана ала. Сәгать унда Җиңү мәйданында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг ачылды. Театральләштерелгән тамаша сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элде. Никадәр югалтулар, михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңү! Яу кырында һәлак булган батырларны...
Җиңү мәйданында кыр кухнясы эшләп тора, теләге булган һәркем солдат боткасы белән сыйлана ала. Сәгать унда Җиңү мәйданында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг ачылды. Театральләштерелгән тамаша сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элде. Никадәр югалтулар, михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңү! Яу кырында һәлак булган батырларны данлап салют яңгырады.
Ә инде бу минутларда мәйданда Азнакай шәһәренең балалар иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев