ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Хәрби антка тугрылык” китабын тәкъдир итү кичәсе узачак

Истәлекле көннәргә аеруча бай май ае быел тагын да яңа йолалар, чаралар өстәлүе белән хәтерләрдә калачак. Шуларның берсе - әфган, чечен сугышларында, башка локаль конфликтларда катнашкан райондашларыбыз батырлыгын чагылдырган Миргазиян Динмөхәммәтов иганәлегендә дөнья күргән "Хәрби антка тугрылык" китабын тәкъдир итү. Кичә 8 май көнне район-шәһәр Мәдәният йортында узачак. Чарага Россия...

Истәлекле көннәргә аеруча бай май ае быел тагын да яңа йолалар, чаралар өстәлүе белән хәтерләрдә калачак.

Шуларның берсе - әфган, чечен сугышларында, башка локаль конфликтларда катнашкан райондашларыбыз батырлыгын чагылдырган Миргазиян Динмөхәммәтов иганәлегендә дөнья күргән "Хәрби антка тугрылык" китабын тәкъдир итү.

Кичә 8 май көнне район-шәһәр Мәдәният йортында узачак. Чарага Россия Герое Ильяс Дауди да кайтыр, дип көтелә.


Азнакайда “Хәрби антка тугрылык” китабын тәкъдир итү кичәсе узачак

Нет комментариев