ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кече Сабантуй узды

Июнь ае Сабантуйларга бай. Бүген шәһәребезнең "Юбилейный" стадионы җыр-моңнан, кызыклы уеннардан гөрләп торды. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кече Сабантуй узды. Районда 4 меңнән артык инвалид яши, шуларның 300 дән артыгы - балалар. Бу бәйрәм бигрәк тә алар өчен күңелле булды. Район җитәкчелеге юбилярларны, актив иҗтимагый эшчәнлек алып баручыларны, төрле...

Июнь ае Сабантуйларга бай. Бүген шәһәребезнең "Юбилейный" стадионы җыр-моңнан, кызыклы уеннардан гөрләп торды. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кече Сабантуй узды.

Районда 4 меңнән артык инвалид яши, шуларның 300 дән артыгы - балалар. Бу бәйрәм бигрәк тә алар өчен күңелле булды.

Район җитәкчелеге юбилярларны, актив иҗтимагый эшчәнлек алып баручыларны, төрле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде.

Уеннарда катнашкан бер генә кеше дә бүләксез калмады.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кече Сабантуй узды

Нет комментариев