Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда быел туган 22 сабыйның гаиләләре котлаулар кабул итте

 Районыбызның үзенә генә хас матур йола-гадәтләре күп. Шуларның берсе – ел дәвамында яңа туган сабыйларның әти-әниләрен матур бәйрәм ясап, тантаналы төстә тәбрикләү.

 Бүген районның ЗАГС бүлеге һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылган елның тәүге сабыйлары – 22 нарасыйның гаиләләре  белән шундый җылы, якты очрашу узды. Район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Марсель Шәйдуллин гаиләләрнең куанычын уртаклашып изге теләкләрен җиткерде.

–Гаилә бәхете – балаларыбызда.– диде ул. – Сабыйлар үстергән гаиләләргә хөкүмәтебез дә һәртөрле кайгырту күрсәтә, азнакайлылар  федераль, республика, район программаларында катнашып, яшәү шартларын яхшыртуда зур ярдәм алалар. Яшәвебез мәгънәсе булган сабыйларыбыз сәламәт булсыннар, илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр!

 Нарасыйларын кочкан әти-әниләрне котлап,  Марсель Зөфәр улы, районның баш табибы Илдар Шиһапов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова, "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова бүләкләр тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев