Азнакай районында кышкы авыл Спартакиадасы старт алды. Быел спортчыларны Мәлбагыш авылы кабул итте.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Спартакиаданы ачып, ярышларда уңышлар теләде һәм спортта иң активларга бүләкләр тапшырды.
Быел да 26 авыл җирлеге һәм Актүбә бистәсеннән командалар спортның 15 төре буенча көч сынашалар.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев