Азнакайда август башыннан ястү намазы вакыты үзгәрә
Май башыннан алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылды. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый иде. Мәгълүм булганча, шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән...
Май башыннан алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылды. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый иде.
Мәгълүм булганча, шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде, дип хәбәр итә http://dumrt.ru/news/
Ә август башыннан алып (Казан өчен 7 августтан) исә, киресенчә, намазның төгәл кергән вакытын исәпләү мөмкин булу сәбәпле, намаз вакытлары кояш йөрешенә карап, астрономик хисаплау ысулы белән төгәл вакытында күрсәтелә башлый. Шуңа күрә ястү намазын уку вакытында кисәк үзгәреш барлыкка килә. Намаз укучы дин кардәшләребезне үзгәрешкә игътибарлы булып, намазларыбызны динебез кушканча төгәл вакытында укырга чакырабыз.
Намаз вакытларына кагылышлы сораулар буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән киңәшергә мөмкин. Равил хәзрәтнең телефоны: 89297288860.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев