Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урман хуҗалыгы белгечләре 101 мең төп каен үсентесе үстергән

Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел республикада 33 миллион данә күләмендә агач үчентеләре утыртылган.

Аларның 24,6 миллионы -  ылыслы агачлар, 0,7 миллионы – куаклар.

– Утырту материалы җитештерү – “Экология” милли проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” проектының төп нигезе булып тора. Быел без планны 7 процентка арттырып үтәп, 33 миллион төп үсенте үстердек. Бу киләсе елда урман торгызу өчен җитәрлек күләмдә, – ди ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Татарстанда 51 урман питомнигы бар. Урман хуҗалыгы белгечләре үсентеләрне шулай ук теплицаларда да үстерәләр. Мондый теплица безнең районда да бар. Ел дәвамында урман хуҗалыгы белгечләре теплицада каен агачы үсентесе үстергән.

– Азнакай урманчылыгы базасында бүген дүрт теплица эшли. Аларның икесе узган ел грант акчасына алган идек. Дүрт теплицада быел 101 мең төп яшь каен үсентеләре үстердек, – ди урманчылык җитәкчесе Эдуард Чикуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев