Азнакай урамын ике метр биеклектәге үгез сыны бизи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урамын ике метр биеклектәге үгез сыны бизи

Быел шәһәрнең Татарстан мәйданы, Сөембикә, Ленин урамнары белән сокланып туймаслык. Бихисап санда таучыклар, яңадан-яңа сыннар...

Ленин һәм Сөембикә урамы киселешендә кардан ясалган үгез бер дә чыннан аерылмый: ул менә-менә чабып китәр төсле тоела. Аның авторы – НПСтан  Тәлгать Җәлилов.

Кечкенәдән рәсем ясау белән мавыккан райондашыбыз бүген әнә шулай күңелебезгә бәйрәм рухы өстәп, күз явын алырлык сыннар тудыра.

Галәмәт зурлыктагы бу үгезне эшләр һәм буяр өчен ай-һай күпме тырышлык һәм сабырлык кирәк!

– Мондый зур сыннарны эшләгәндә иң авыры нәрсә? – дигән сорауга, ул, озак та уйлап тормыйча:

– Син бар күңелеңне биреп эшләгәнне җимерсәләр – иң авыры әнә шул, – дип җавап бирде.

Булдырылган матурлыкны сакларга да өйрәнәсе иде шул...

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев