Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр судының эш тәҗрибәсен бөтен республика өйрәнә

Саннар һәм фактлар Суд эшчәнлеген ачык итү, суд реформасы таләпләрен тормышка ашыру максатында 2005 елда "Фемида" матбугат үзәге төзелде. 2006-2013 елларда "Маяк" район газетасында аның 90 махсус сәхифәсе дөнья күрде, 50 телетапшыру әзерләнде. Судның матбугат үзәге, "Маяк" газетасы республика бәйгеләрендә ел саен җүңүләр яулап киләләр, аларның эш тәҗрибәсен бөтен республика...

Саннар һәм фактлар

Суд эшчәнлеген ачык итү, суд реформасы таләпләрен тормышка ашыру максатында 2005 елда "Фемида" матбугат үзәге төзелде. 2006-2013 елларда "Маяк" район газетасында аның 90 махсус сәхифәсе дөнья күрде, 50 телетапшыру әзерләнде. Судның матбугат үзәге, "Маяк" газетасы республика бәйгеләрендә ел саен җүңүләр яулап киләләр, аларның эш тәҗрибәсен бөтен республика өйрәнә.

2005 елның маенда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан, судның беренче рәисе, фронтовик Рафаил Софин истәлегенә шәһәр суды бинасында мемориаль такта ачылды. 2014 елда аның исемендәге республикада беренче булып Азнакай шәһәр судында музей булдырылды.

2007 елда бердәм дәүләт автоматлаштырылган "Гадел хөкем" паорталында судның интернет сайты эшли башлады. Анда барлык төр мәгълүматларны да табарга, мөрәҗәгать итәргә, эшләрне карау барышы, нәтиҗәләре белән танышырга була.

2009 елда судның ике катлы бинасына өченче кат өстәп эшләнде, гомуми мәйдан шактый киңәйтелде, бу исә һәр суд составын аерым утырышлар залы, һәр хезмәткәрне махсус кабинет белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде.

2010 елдан беренче һәм икенче катлар фойеларында "Мәгълүмат киосклары" эшли башлап, алар кулланучыларда популярлык казанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр судының эш тәҗрибәсен бөтен республика өйрәнә