Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу бара

Әлеге чара Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан уздырыла. 

Кышкы исәпкә алу  дүрт методика буенча оештырылган: кышкы маршрутны исәпкә алу, авиаисәп, тавышны язу һәм ясалма туплану урыннарын исәпкә алу. Алар урманнардагы хайваннар санын белергә мөмкинлек бирәчәк. 

Безнең район территориясендә әлеге эшне башкаруда Татарстан республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре һәм аучылар катнаша.

– Азнакайда кыргый хайваннарның исәбен алуны башладык. Ул кышкы маршрутны исәпкә алу методикасы буенча башкарыла, – ди Татарстан республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Сәлахов. - Бүген инде без җирлегебездә кыр кәҗәләре һәм пошиларның күпләп үрчүен билгеләп үтә алабыз. 

Исәпкә алу 10 мартта тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев