Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының иң яхшы почтальоннарын бүләкләделәр

Һәр клиентка аерым игътибар - Азнакай почтамтында узган җыелышта әнә шул шигарә алдагы эшчәнлекнең төп максаты итеп куелды. Почтамт җитәкчесе Ризидә Җәләева еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, уңышларны барлады, алда торган үзгәрешләрне ассызыклап, бурычлар куйды. Бу җитди сөйләшүдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашты. Ул районның ел дәвамында ирешкән...

Һәр клиентка аерым игътибар - Азнакай почтамтында узган җыелышта әнә шул шигарә алдагы эшчәнлекнең төп максаты итеп куелды.

Почтамт җитәкчесе Ризидә Җәләева еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, уңышларны барлады, алда торган үзгәрешләрне ассызыклап, бурычлар куйды. Бу җитди сөйләшүдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашты. Ул районның ел дәвамында ирешкән уңышлары, киләчәккә планнар белән таныштырды.

"Маяк" газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов почтамтның район газетасы белән тыгыз хезмәттәшлеге хакында бәян итте.

Газета-журналларга язылу чорында яхшы күрсәткечләр яулаган, зур активлык күрсәткән хезмәткәрләргә - район хакимиятенең, "Маяк" газетасы редакциясенең Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Менә алар: авыл почтальоннары - Лилия Шәфикова (Урманай), Наил Ибраһимов (Карамалы), Зилә Гыйрфанова (Сәпәй), шәһәрдә: Әлфия Галиева, Лилия Мостафина, Әлфия Зарипова, подписка операторы Гүзәл Һадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының иң яхшы почтальоннарын бүләкләделәр