Азнакай районы иҗтимагый советы республика форумына әзерләнә
Район үсешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә иҗтимагый совет та актив катнаша. Ул халык белән власть арасында арадашчы, күпер булып тора. Күптән түгел узган утырышларында иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков якындагы айларга бурычлар билгеләде. Аның урынбасары Лилия Әхмәдишина районның социаль-икътисади үсеше программалары үтәлеше буенча иҗтимагый экспертиза үткәрү өчен төп юнәлешләр...
Район үсешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә иҗтимагый совет та актив катнаша. Ул халык белән власть арасында арадашчы, күпер булып тора. Күптән түгел узган утырышларында иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков якындагы айларга бурычлар билгеләде. Аның урынбасары Лилия Әхмәдишина районның социаль-икътисади үсеше программалары үтәлеше буенча иҗтимагый экспертиза үткәрү өчен төп юнәлешләр белән таныштырды. Шулай ук коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар республика форумына баручыларны әзерләү мәсьәләсе дә тикшерелде. Азнакайда иҗтимагый форум үткәрергә кирәк дигән карар кылынды.
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев