Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы хокук сакчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләделәр

Азнакайда Эчке эшләр органнары хезмәктәрләре көнен зурлап билгеләп үттеләр.

Бәйрәм чарасы район-шәһәр Мәдәният йортында узды. Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Үзенең тәбрикләвендә ул эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен билгеләп үтте, гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады. – Алдагы көннәрдә дә Азнакайда тыныч булсын, авыр да, шул ук вакытта җаваплы да эшегездә уңышлар телим, – диде җитәкче. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлеге бүген республика күләмендә дә алдынгылар рәтендә. –Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән эшләргә язсын, – ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Сибәгатов. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана шатлыклы мизгелләргә бай булды. Көндәлек хезмәтләрен югары дәрәҗәдә үтәгән фидакарьләргә Эчке эшләр министрлыгының, шулай ук район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Озак еллар иминлегебез сагында торган ветераннарга да хөрмәт күрсәтелде. Татарстанның Атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова һәм район үзешчәннәренең чыгышлары бәйрам тантанасына ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев