Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы башлыгы инвалид балалар янында булды

Азнакайда Инвалидлар айлыгы дәвам итә.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин 14 яшьлек Илназ Хәертдинов янында булып, аның хәл-әхвәлләрен белеште, тормыш шартлары белән танышты.

Илназның физик мөмкинлеге чикле булса да, ул тулы канлы тормыш белән яши. Хоккей белән ныклап кызыксынган яшүсмер бүген Әлмәттә следж-хоккей командасында шөгыльләнә.

– Узган ел Әлмәттә “Хоккей – һәркемгә” дигән матчта катнашкан идек. Шул вакытта следж-хоккей белән шөгыльләнергә телисезме дип сорагач, бик шатланып ризалаштык, – ди әнисе Ирина.

Спорттан тыш Илназ хайваннар белән кызыксына, гаиләләре белән зоопаркларда булу ошый, өйләрендә дә ташбакалары бар. Аларны Илназ үзе тәрбияли.

Ирина ханым үзе дә тик утыра торганнардан түгел. Ул – районда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балаларның әниләренең кураторы булып тора. Барлык килеп туган борчулы мәсьәләләрне дә бергә хәл итәргә тырышалар. Ул шулай ук кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Бихисап сандагы бисер эшләнмәләре, топиарийлар фатирларының яме булып торалар.

Илназ Хәертдиновны район башлыгы якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев