Мәдәни үзәк хезмәткәрләре шәһәребезнең 1 нче “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Игелеклелек паркында "Җәйне каршыла" дигән спорт-күңел ачу программасы оештырдылар.
Чара башында балалар табышмакларга җаваплар әйттеләр, соңыннан ике командага бүленеп, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Алар үзләрен тату команда итеп күрсәттеләр һәм бер кочак уңай кичерешләр алдылар.
Нет комментариев