Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәчетләре каршында әхлак-савыктыру үзәкләрендә 63 мәктәп баласы ял итте

(4 август, "Маяк", Айгөл Шәрипова) Ел саен Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибәте балаларның җәйге ялын оештыруга зур өлеш кертә - мәчетләр каршында әхлак-савыктыру үзәкләре ача. Быел, ураза тәмамлану белән, шәһәребезнең ике мәчетендә 63 мәктәп баласы ял итте һәм файдалы итеп вакытын уздырды. Үзәк Ак мәчет каршындагы әхлак-савыктыру үзәге малайларны кабул...

(4 август, "Маяк", Айгөл Шәрипова) Ел саен Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибәте балаларның җәйге ялын оештыруга зур өлеш кертә - мәчетләр каршында әхлак-савыктыру үзәкләре ача.

Быел, ураза тәмамлану белән, шәһәребезнең ике мәчетендә 63 мәктәп баласы ял итте һәм файдалы итеп вакытын уздырды.

Үзәк Ак мәчет каршындагы әхлак-савыктыру үзәге малайларны кабул итсә, "Азнакай нуры" мәчете 7-15 яшьлек кызлар өчен ишекләрен ачты.

Ике атна дәвамында егетләр Ислам дине нигезләрен, тәһарәт алу тәртибен, намаз укырга һәм азан әйтергә өйрәнделәр.

Шул арада футбол да уйнадылар, гимнастика ясадылар һәм гыйбрәтле мультфильмнар да карадылар. Кызлар өчен үзәктә эшләүче тәрбиячеләр макыктыргыч квест һәм төрле мастер-класслар оештырдылар.

Смена азагында малайлар азан бәйгесендә көч сынашты. Беренче урынны 10 яшьлек Арслан Әхмәдиев яулады, икенче урында - Мансур Хәсәнов, өченче урынга Тимерхан Вахитов лаек булды. Җиңүчеләр дә, катнашучылар да бүләксез калмады. Ә Арслан Әхмәдиев Азнакайның Үзәк Ак мәчетендә өйлә намазына азан әйтте.

Кызлар өчен интеллектуаль викторина оештырылды. Аларның гыйлемнәрен җирле мәчет имамнары бәяләде. Шулай ук кызлар смена вакытында ятлаган Коръән аятләрен укыды, ә оештыручылар аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Хәзер Үзәк мәчеттә әхлак-савыктыру үзәгенең өченче профильле сменасы эшли. Анда 17 кыз ял итә.

Мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин үзәктә тәрбияләнүче балаларның әдәпле, әхлакый, гыйлемле һәм җәмгыятькә файда китерүче шәхесләр булып үсүенә ышаныч белдерде.

aznislam.ru мәгълүматлары буенча

Алсу Фролова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәчетләре каршында әхлаксавыктыру үзәкләрендә 63 мәктәп баласы ял итте