Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай “кольцо”сында ни сөйлиләр?

Янәшәдәге яшь кызга атап бик дәртләнеп “Жанетта”сын укыса, әле генә бусаганы үткән башы бераз пеләшләнә башлаган урта яшьләрдәге ирне күреп алуга “Җизнәй белән балдыз”ын “сузды”.

Аны шәһәребез урамнарында йөрүче автобуста күптәннән күргән юк иде инде. Элегрәк, “кольцо” әле 5-7 сум гына булганда, автобус ике якка да тыз-быз әйләнеп торганда ул ешрак күзгә чалына иде. Бер генә пассажирны да күз уңыннан ычкындырмас, шигырь капчыгын ишеп җибәрер дә әй сүтәр, әй сүтәр... Дөрес, шигырьләренең кайбере “любитель”гә булыр. Ни дисәң дә кайчак “ычкынып киткәләгән” ямьсез сүз бөтен кешенең дә колагына ятышып бетми бит әле ул.

Бу юлы да “шагыйрь абый” үз репертуарында булды. Янәшәдәге яшь кызга атап бик дәртләнеп “Жанетта”сын укыса, әле генә бусаганы үткән башы бераз пеләшләнә башлаган урта яшьләрдәге ирне күреп алуга “Җизнәй белән балдыз”ын “сузды”. Әйе, һәр сүзен тәмләп, йомшак аваз белән тибрәндереп шулкадәр оста яңгырата ки, бу минутларда бернинди шәптин-шәп конферансье да аны уздыра алмастыр кебек.

Әлеге дә шул тозсызрак сүзләр ычкынганда урта яшьләрдәге ханымнар читенсенеп карашын кая төбәргә белми азапланса, яшь-җилкенчәк авыз ера, ир-егетләр исә теләктәшлек белдергәндәй, ияк кагып ала. Кызык автобустагыларның әлеге халәтен күзәтеп үзеңчә нәтиҗә ясап, уйланып барулары. Һәркемнең үз яшь үре, дөньяга карашы, каланчасы... Рифма өчен генә тезелгән кайбер сүзләргә барыбер ияләшеп булмый, тора-бара нерв җепләреңнең киеренкеләнә баруын тоясың. Сабыр, итәгатьле шәһәрдәшләргә янә бер сокланып куям. Тыйнаклык күрсәтеп, “шагыйрь”гә җанын тугару мөмкинлеге биреп, тын гына тыңлап баралар. Әйе, кем нәрсәдән рәхәтлек таба бит. Аңа публика кирәк, “шигырең шәп!”, дип мактап та җибәрсәң, озын буе белән торып басар да, югары чөелгән башы автобусның ачык люгыннан күккә үк сузылыр кебек.

Баксаң, арада менә дигәннәре дә бар икән бит шигырьләренең. Азнакай турындагысы ару гына килеп чыккан. Туган ягы, аның табигате белән ничек горурлана! Сыйныфташына багышлаганы да колакка ятышлы. Ирексездән күз алдына күптән күрешмәгән сабакташларың килеп баса. Шалтыратып алырга, хәл белешергә кирәк дип, үзеңә әмер биреп куясың. “Без булдырабыз!”ын да тырыш азнакайлыларга мәдхия яңгырады. Әлеге шигыре өчен башкаладан рәхмәт сүзләре дә ирештергәннәр икән.

Шагыйрь шәһәрдәшебез әнә шулай безне шигырьләре белән “селкетеп”, уйландырып, көлдереп алды да сәламәтлеген ныгытып ятучы халык алдында чыгыш ясавын сораганнарын әйтеп, әлеге учреждение тукталышында төшеп калды.

Автобус эче янә тынлыкка чумды...

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев