Азнакай интернат-йортында яшәүчеләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга волонтерлар һәм Туйкә авылының “Яшел түбәтәй” җәмгыяте килде.
“Зөбәрҗәт” һәм “Тургай” ансамбльләренең күңелле җыр-биюләре, алып баручының мәзәкләре беркемне дә битараф калдырмады. Интернат-йортта яшәүчеләр артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә.
Азнакай волонтерлары мул бәйрәм табыны әзерләделәр.
Урында ятучылар да җыр-моңсыз һәм бүләкләрсез калмадылар.
Анастасия Кравченко социаль эш буенча белгеч
Нет комментариев