Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай игенчеләре басуларда янгын булдырмаска тырыша

Көннәр шулкадәр эссе ки, нәни генә очкыннан да бар да дөртләп кабынып китәр кебек. Бу чорда тир түгеп үстергән игенкәйләребезне янгыннан саклау аеруча зур тырышлык, игътибарлылык таләп итә. Авыл хуҗалыкларында урып-җыю эшләрендә катнашучылар урак башланганчыга кадәр үк янгынга каршы инструктаж үтәргә, агрегатлар, автомашиналар беренчел янгын сүндерү чаралары (2 ут сүндергеч,...

Көннәр шулкадәр эссе ки, нәни генә очкыннан да бар да дөртләп кабынып китәр кебек. Бу чорда тир түгеп үстергән игенкәйләребезне янгыннан саклау аеруча зур тырышлык, игътибарлылык таләп итә.

Авыл хуҗалыкларында урып-җыю эшләрендә катнашучылар урак башланганчыга кадәр үк янгынга каршы инструктаж үтәргә, агрегатлар, автомашиналар беренчел янгын сүндерү чаралары (2 ут сүндергеч, 2 көрәк, себерке), очкын сүндергечләр һәм башкалар белән җиһазландырылырга тиеш иде. Иген кырларына бары тик төзек һәм ныклы тикшерү узган техника гына чыгарыла. Двигательләрне чисталыкта тоту һәм аның кызуына китерүче сәбәпләрне ачыклау - янгын куркынычсызлыгының төп таләбе булып тора. Эш вакытында тәмәке тарту, ремонт эшләрендә эретеп ябыштыру лампаларын һәм башка ачык ут чараларын куллану да катгый тыела. Эскертләр (кибән), тупас азык өемнәре электрүткәргечләрдән -15 м, юлдан - 20 м, корылмалардан - 50 метрдан да якынрак урнашырга тиеш түгел. Урак чорында янгын сүндерү техникасы һәрчак әзер торырга тиеш. Бу чорда кырда камыларны яндыру, гомумән, учак ягу катгый тыела !

Иген кырында, ындыр табагында янгын чыккан очракта 01, кәрәзле телефоннан 101 һәм 112 телефоны аша янгын частенә шалтыратырга; кул астында булган беренчел чаралар белән янгынны сүндерергә тырышырга, моның өчен янгынның көчәю, җил юнәлешен исәпкә алып, яну зонасын сөреп чыгарга; очкыннар һәм янган салам көлтәләрен сөрелгән җирдән читкә чыгармаска тырышырга; иген җыйнаучы агрегатларда, транспорт чараларында

утны сүндерү һәм агрегатны иген массивыннан чыгару җаен карарга, утлы саламны иген кырыннан чыгаргач кына ташларга кирәк.

Игеннәрне киптергәндә һәм эшкәрткәндә катгый рәвештә температураны күзәтү сорала. Киптерү агрегатларында сыек ягулыкның түгелүенә юл куймау, куллану кагыйдәләрен саклау зарур. Югарыда саналган таләпләрне саклау тир түгеп үстергән игеннәрне югалтусыз җыеп алырга, игенчеләрнең иминлеген сакларга ярдәм итә.

Равил ХӨСӘЕНОВ, Азнакай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай игенчеләре басуларда янгын булдырмаска тырыша