Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетләре ил чикләрен лаеклы саклый

Ватанны саклау бурычы, иртәме, соңмы, һәр егет алдына килеп баса. Егетләребез Кораллы Көчләр сафында илебезнең иминлеген, таңнарыбызның тынычлыгын саклыйлар. Язгы чакырылыш ничегрәк төгәлләнде икән? Аның нәтиҗәләре белән кызыксынып без Азнакай шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалеевка мөрәҗәгать иттек. - Быел 76 егетебез билләренә солдат каешы буды, Кораллы Көчләр сафына чакырылды. Аларның...

Ватанны саклау бурычы, иртәме, соңмы, һәр егет алдына килеп баса. Егетләребез Кораллы Көчләр сафында илебезнең иминлеген, таңнарыбызның тынычлыгын саклыйлар. Язгы чакырылыш ничегрәк төгәлләнде икән? Аның нәтиҗәләре белән кызыксынып без Азнакай шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалеевка мөрәҗәгать иттек.

- Быел 76 егетебез билләренә солдат каешы буды, Кораллы Көчләр сафына чакырылды. Аларның күпчелеге (44 е) - коры җир армиясендә, 6 сы - хәрби диңгез флоты; 7се - һава көчләре; 12 се - ракета һәм башка гаскәрләрдә хезмәт итәчәк. Армиядә солдатларның 40 % ы - махсус һөнәри; 21 % ы - югары; 10 % ы - урта; 5 % ы - башлангыч һөнәри белемле. Сәламәтлек торышы буенча 79 егетебез хәрби хезмәттән азат ителде. 475 егетебезгә карата хәрби хезмәт вакыты кичектерелде. 427 се укуларын дәвам итү, 47 се сәламәтлекләрен ныгыту максатында; ә 1 кеше гаилә хәле буенча.

Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм 2015 елда чакырылышны үтәү буенча җирлек башлыкларының ныклы ярдәмен тойдык. Мәсәлән, Әгерҗе, Балтач, Илбәк, Мәсгут, Туйкә авыл җирлекләреннән хәрби комиссариатка чакырылучылар 100 процент килде. Шулай ук Әсәй, Әлкәй, Чемодур, Чубар Абдул, Актүбә бистәсе, Сарлы авыл җирлекләрендә дә бу эш яхшы оештырылды. Әмма Тымытык, Югары Стәрле, Карамалы , Микулино, Чалпы җирлекләрендә хәрби комисариатка килмәүчеләр 30-40 процент тәшкил итте.

Районда армия сафларына тантаналы шартларда озату кебек күркәм йола дәвам итә. Үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү, егетләребезне хөрмәтләү максатыннан һәр елдагыча быел да "Хәрби хезмәткә чакырылучы" көне узды. Ватан сагына кузгалучы егетләребезнең беренче партиясе тантаналы шартларда озатылды. Егетләребезнең йөзгә кызыллык китергәннәре юк. Үз бурычларын намус белән үтәп, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егетләре ил чикләрен лаеклы саклый